«Журналлар иле»: күчмә күргәзмә-күзәтү (6+)

22 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Журналлар иле» дигән күчмә күргәзмә һәм аңа күзәтү оештырды.

Страна журналия
IMG_1564
IMG_1570
IMG_1554

Балачак – кеше тормышында иң ямьле чак. Бу вакытны тагын да матуррак, кызыклырак һәм истә калырлык итүдә китаплар гына түгел, ә безнең яхшы дусларыбыз – журналлар һәм газеталар да ярдәм итә. Саф һавада «Театр» паркында укучылар өчен «Мурзилка», «Тошка», «Сабантуй», «Көмеш кыңгырау» һ.б. балалар өчен чыгучы газета-журналларга күзәтү белән күчмә күргәзмә оештырылды.  Вакытлы матбугат басмалар репертуары балалар өчен бик кызыклы һәм күптөрле булып чыкты. Аннан кала, укучыларга журналлардагы ребуслар, лабиринтлар, табышмаклар, рәсемнәр арасында аермалар табу кебек биремнәрне үтәп, үз белем һәм тапкырлыкларын сынап карарга тәкъдим ителде. Чараның барлык катнашучылары канәгать калды, чөнки алар буш вакытларын бик кызыклы, күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: